Татарстан мирасы. 1 сыйныф

Татарстан мирасы. 1 сыйныф

«Татарстан Мирасы. 1 сыйныф» - гади уку әсбабы гына түгел. Ул - Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәни, тарихи, сәнгати дөньясына мавыктыргыч сәяхәт. Беренче сыйныфта укучылар янәшәдә кайсы халыклар яшәгәнен белерләр, аларның бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, борынгы риваятьләр һәм безнең төбәкне данлаган мәшһүр шәхесләр белән танышырлар. Танылган персонажлар Зөләйха, Роман һәм Ак Бүре аларның ышанычлы ярдәмчеләренә әйләнерләр. Китапта күңелле табышмаклар, мәкальләр, ребуслар һәм уеннар да җитәрлек. Шук Шүрәле малае аларны уйнау серенә төшендерер, “Татарстан мирасы” дип аталган гаҗәеп ил буйлап сәяхәт кылырга булышыр.

Уку әсбабының рус һәм татар телләрендәге басмалары бар.