Татарстан мирасы. 3 сыйныф

Татарстан мирасы. 3 сыйныф

Янәшәбездә яшәүче кешеләрнең тарихын һәм мәдәниятен белү, хөрмәт итү – безнең уртак ватаныбызны ярату һәм хөрмәт итү ул. “Татарстан мирасы. 3 сыйныф” уку әсбабыннан бала танылган галимнәр, шагыйрьләр, музыкантлар, хәйриячеләр тормышы турында беләчәк. Ул Татарстанның музейларына, истәлекле урыннарына сәяхәт кылачак, гүзәл Казаныбызның борынгы биналары, урамнары тарихы белән танышачак, мавыктыргыч халык әкиятләрен укыячак. Бу юлы да балаларга кызыксынучан Зөләйха, аның дусты Роман, зирәк Ак Бүре һәм тапкыр табышмаклар әйтүче, күңелле һәм кызыклы уеннарга өйрәтүче тиктормас Шүрәле малае ярдәм итәчәк.

Уку әсбабының рус һәм татар телләрендәге басмалары бар.