Россиядә һәм дөньяда

“Татарстан балалар нәшрияты” Россиядә

Безнең нәшрият Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе әгъзасы булып тора (Russian Publishers Association) (Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе Президенты К.В. Чеченевның 2015 елның 22 сентябрендәге № 18П/5 хаты; http://aski.ru.).

“Татар балалар нәшрияты” гомумроссия һәм республика төбәкара китап күргәзмәләрендә һәм фестивальләрендә даими катнашып килә. 2017 елның июнендә Мәскәүдә үткәрелгән “Кызыл мәйдан” китап фестивале, анда нәшрият “Идел буе батырлары” әдәби-анимацион басмасын тәкъдим итте (волжскиебогатыри.рф), һәм Казанда үткәрелгән “Смена” Җәйге китап фестивале – “Татар балалар нәшрияты” катнашкан соңгы чаралар.

“Татар балалар нәшрияты”

“Татар балалар нәшрияты” балалар өчен булган китапларны бөтенроссия китап базарына гына чыгарып калмый, ә бәлки дөньякүләм китап күргәзмәләрендә, фестиваль һәм ярминкәләрдә дә катнаша. 2017 елда безнең нәшрият Италиянең Болонья шәһәрендә үткәрелгән «BOLOGNA CHILDREN'S BOOK FAIR – 2017» дөньякүләм китап күргәзмәсендә инновацион “Мирас угы” китабын тәкъдир итте. Китап балалар китаплары чыгаручыларда һәм Россия милли стенды мәйданындагы күргәзмәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Россия делегациясенең җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, балалар китаплары буенча (IBBY) Халыкара советның башкарма комитеты әгъзасы Анастасия Архипова авторларның һөнәри осталыгын югары бәяләде һәм нәшрият эшчәнлегендә төбәкләрнең мәдәни мирасын популярлаштыруның мөһим юнәлеш булып торуын һәм “Мирас угы” проектының уңышы да нәкъ менә шунда булуын билгеләп үтте.