Рәсемнәр белән бизәлгән һәм мобиль кушымталы “Сүзләр дөньясы” сүзлеге

Рәсемнәр белән бизәлгән һәм мобиль кушымталы “Сүзләр дөньясы” сүзлеге

Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен төзелгән сүзлек татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәнүчеләргә беренче ярдәмче булачак. Телгә өйрәтү белән бергә, сүзлек баланы Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән дә таныштырачак. Ачык, матур рәсемле сюжетлар телне нәтиҗәлерәк өйрәнергә ярдәм итәр. Һәр куш биттә бала шук Шүрәле малаен очратыр, аның биремнәре телләр өйрәнүне кызыклы һәм күңелле шөгыльгә әйләндерер, бер үк вакытта игътибарлы һәм күзәтүчән булырга өйрәтер.

Иллюстрацияле инновацион ярдәмлеккә Федераль дәүләт мәгариф стандартында каралган лексик минимумдагы төп 500 сүз кертелгән, һәм ул iOS и Android платформалары өчен тавышландырылган уенлы “Сүзләр дөньясы” дип аталган мобиль кушымта белән баетылган.