Бестселлер
Татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган. Әкият ялган булса да, анда киная, гыйбрәт бар. Бу мавыктыргыч әкият пәһлеван егет турында. Көчен файдалы, игелекле эшкә җигәргә өйрәнгәнче һәм хан кызын тоткынлыктан коткарганчы, аңа шактый күп каршылыклар аша үтәргә туры килә. Татар халык мәкалендә дә: “Батыр яуда сынала” дип әйтелә бит.
Әкият шул исемдәге чуваш әкиятенә нигезләнеп язылган. Аның истә калырлык сюжеты, характерлы образлары һәм әңгәмәләр әкият дөньясына чумарга; хаклыкка, гаделлеккә, иминлеккә омтылучы халык гореф-гадәтләре, көкүреше белән танышырга мөмкинлек бирә. Әкият персонажлары чуваш халкының изгелек һәм явызлык, хәйләкәрлек һәм гадилек, гаделлек һәм мәкерлек кебек сыйфатларга карашының чагылышы булып тора.
Гади мари егете Маршанның тормышы турында. Акыллы һәм тапкыр Маршанның кулыннан килмәгән эш юк: ул йорт та сала, аудан да табышсыз кайтмый, батырлык күрсәтеп Саксай исемле кызны Алтын Диюдән дә коткара. “Маршан” – мари халык фольклорының иң популяр әкиятләренең берсе.
Әкият батыр һәм төз ук атучы Сабан турында. Сабанның тугрылыклы эте Елга бәлагә тарый. Дустын коткарыр өчен батыр егет явыз көчкә каршы берүзе көрәшә. Кыюлык, ныклык, тапкырлык Сабанга көчләр тигез булмаган көрәштә албастыны җиңәргә һәм дустын тоткынлыктан коткарырга ярдәм итә. “Сабан” – мордва халкына хас күркәм сыйфатлар, дуслык һәм тугрылык, яхшылыкның явызлыкны җиңүе кебек кешелеклелек кыйммәтләре турындагы әкият.