Татар телендәге мультфильмнар һәм әкиятләр тупланган мультимедияле интерактив китапханә
«Бала» китапханәсе татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү максатыннан булдырылган. Ул безнең илебездәге һәм чит илләрдәге барлык балаларга да ерактан торып белем алырга мөмкинлек бирә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында, гомуми урта белем бирү мәктәпләренең уртанчы сыйныф укучылары арасында татар телен өйрәнү буенча китапханәгә сынау үткәрү (апробация) югары уңай нәтиҗәләр бирде.Укучыларга да, татар теле укытучыларына да мультимедияле һәм иллюстрацияле “Бала”китапханәсе татар телен, татар әкиятләрен өйрәнүдә ярдәмче һәм татар телендәге матур мультфильмнар иленә юл күрсәтүче булыр. “Китапханә бүлегендә тавышлы интерактив формада һәм иллюстрацияләр белән иң яхшы татар әкиятләре, татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәләре урнаштырылган.
Уртача алганда, “Бала” электрон китапханәсенә ай саен 28 мең кеше керә.