Татар теле. 3 сыйныф: икенче кисәк
Татар теле. 3 сыйныф: икенче кисәк
Дәреслек уку материалларының уңайлы һәм җиңел үзләштерелешле булуы белән аерылып тора. Белем алу барышында укучылар үзләренең сүз байлыгын арттырырлар, грамматиканы үзләштерерләр. Бу үз чиратында татар телендә төгәлрәк, тизрәк сөйләшергә, җөмләләрне дөрес төзергә һәм әңгәмәдәшен аңларга ярдәм итәр. Дәреслек иллюстрацияләргә бай һәм татарча-русча сүзлек белән тулыландырылган.
“Күңелле татар теле” сериясеннән булган “Татар теле. 3 сыйныф: икенче кисәк” дәреслеге Россия Фәннәр Академиясенең педагогик һәм фәнни экспертизасын үтте һәм ул башлангыч гомуми белем бирү Федераль дәүләт стандартларына тулысынча туры килә.