Игелекле эшләр көндәлеге
Игелекле эшләр көндәлеге
“Игелекле эшләр көндәлеге” – ул гадәти мәктәп көндәлегенең аналогы, татар һәм рус телләрендәге бу басма мобиль кушымта белән дә тулыландырылган. Беренче сыйныф укучысы аңа үзенең игелекле эшләре турында яза һәм игелекле эшләр хакындагы фикерләрен мобиль кушымта аша дуслары белән уртаклаша ала. Көндәлек матур рәсемнәр белән бизәлгән һәм анда һәртөрле яхшы, игелекле эшләр мисал итеп китерелгән.
“Игелекле эшләр көндәлеге” һәр ел саен беренче сыйныф укучыларына 1 сентябрьдә шәһәр мэры И. Р. Метшиннан бүләк итеп таратыла.