Татарстан гасыры

Татарстан гасыры

“Татармультфильм” берләшмәсе белән берлектә ТАССР ның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан эшләнгән “Татарстан гасыры” проектын (http://вектатарстана.рф) башкару барышында Татарстанның 43 районы, Казанның 7 районы, Яр Чаллының 3 районы укучылары җәлеп ителде, алар өчен тарих дәресләре, анимация һәм иллюстрация буенча мастер-класслар үткәрелде. Проект өчен туган шәһәрләре һәм районнары турында 31193 мәктәп укучысы рәсем ясады, 534 бала шигырь язды һәм аларның эшләре анимацион фильмга нигез итеп алынды. “Татарстан гасыры” мультфильм төшерүдә катнашкан балаларның саны буенча рекорд яулады һәм “Россиянең рекордлар китабы”на кертелде (№ 1903 от 28.08.2017 г.).

Кече яшьтәге мәктәп балаларын күз алдында тотып эшләнгән бу фильмның татар һәм рус телләрендәге версияләре бар.