Татар теле. 6 сыйныф
Дәреслек уку-укыту материалларының кызыклы, мавыктыргыч итеп бирелүе белән аерылып тора. Дәресләр уку күнекмәләрен, сөйләм телен,татар теле грамматикасы белемен үстерергә ярдәм итәр, ә иң мөһиме – укучыда телгә карата кызыксыну уятыр. Уку-укыту материаллары иллюстрацияләр белән үрелеп бара, дәреслектә халык мәкальләре, танылган балалар язучыларының әсәрләре күп һәм алар яңа сүзләр, сүзтезмәләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Дәреслек ярдәмендә сез исем һәм зат алмашлыкларының төрләнешен үзләштерерсез, “Яңа уку елы, “Минем Ватаным – Татарстан” “Светофор дустым”, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” кебек темаларга сүз байлыгыгызны арттырырсыз.
“Күңелле татар теле” сериясеннән булган “Татар теле. 6 сыйныф” дәреслеге Россия Фәннәр Академиясенең педагогик һәм фәнни экспертизасын үтте һәм ул төп гомуми белем бирү Федераль дәүләт стандартларына тулысынча туры килә.