“Зөя утрау-шәһәре” китабы
“Зөя утрау-шәһәре” китабы
Татарстанда һәм Россиядә иң эреләрдән саналган, уннан артык ядкәре булган Зөя утрау-шәһәре музей-тыюлыгы Россиянеке генә түгел, ә бәлки дөнья байлыгы: аның Успение соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Матур бизәлешле юлкүрсәткеч бу борынгы шәһәргә килергә әзерләнүчеләргә бер дигән ярдәмче булачак. Юлкүрсәткечтә сез Зөянең барлык истәлекле урыннары турында мәгълүмат, аларның урнашу картасын, кызыклы һәм аз мәгълүм булган тарихи фактлар табарсыз.
Юлкүрсәткеч татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән.