“Болгар һәм Зөя” буйлап кызыклы юлкүрсәткеч” китабы

“Болгар һәм Зөя” буйлап кызыклы юлкүрсәткеч” китабы

“Татар балалар нәшрияты” гаилә белән сәяхәт кылырга яратучылар өчен махсус “Болгар һәм Зөя буйлап кызыклы юлкүрсәткеч” (http://путеводительвозрождение.рф) китабы чыгарды. Ул балаларга һәм өлкәннәргә Татарстанның кабатланмас ике шәһәре – Болгар һәм Зөя турында сөйли. Укучы бу шәһәрләрнең барлык истәлекле урыннарының тарихы белән таныша ала. Юлкүрсәткечтә мавыктыргыч биремнәр, башваткычлар, ребуслар, буяр өчен рәсемнәр бирелгән. “Кызыклы юлкүрсәткеч” белән сезнең балагыз белем дәрәҗәсен арттырып кына калмас, ә бәлки игътибарлырак, күзәтүчәнрәк булыр, хәтерен яхшыртыр һәм нәтиҗәләр ясарга да өйрәнер.

Юлкүрсәткеч татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән.