Безнең хакта

«Татар балалар нәшрияты» Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларының тарихи-мәдәни мирасын һәм культура-көнкүреш үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү мәсьәләсен чишү өстендә эшли.

Без балалар өчен татар, рус, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм инглиз телләрендә инновацион белем бирүче, әдәби-анимацион формада, тарих һәм мәдәнияткә кагылышлы электрон һәм басма китаплар чыгарабыз.

Соңгы өч елда нәшрият тарафыннан 500 мең данәдән артык китап чыгарылган

«Татар балалар нәшрияты» Идел буендагы эре балалар нәшрияты һәм ул Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының Федераль нәшриятлар исемлегенә керә.

Без
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән
Татарстан Халыклары ассамблеясе белән

Удмурт, Чуваш, Мордва һәм Мари Республикаларының филология, туган якны өйрәнү, этнография белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез

Һөнәри осталык һәм уңай тәҗрибә безгә Идел буе халыкларының тарихы, мәдәнияте, теле һәм мәгарифе өлкәләрендә эре масштаблы проектлар өстендә эшләргә һәм аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мы хотим, чтобы наши дети знали свой родной язы

Без балаларыбызның туган телебезне һәм мәдәниятебезне белүләрен, туган ягыбызны яратуларын һәм аның белән горурлануларын, киләчәктә ватаныбыз тагын да матуррак һәм көчлерәк булсын өчен тырышлык куюларын телибез!