Өстенлекләребез

Без Идел буе халыклары телләрендә балалар китаплары чыгарабыз.

“Татар балалар нәшрияты” китаплары югары сыйфатта башкарылуы һәм үз эшенең остасы булган талантлы рәссамнар ясаган искиткеч матур рәсемнәре белән аерылып тора.

“Татар балалар нәшрияты” Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы нәшриятлары исемлегенә кергән (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 699нчы номеры белән 2016 елның 9 июнендә чыгарылган, 2016 елның 4 июлендә 42729 номеры белән теркәлгән «Об утверждении перечня организаций, осуществляющих выпуск учебных пособий, которые допускаются к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования» дип аталган боерыгы).

Без басма китаплар белән генә чикләнмибез, тарих һәм мәдәнияткә кагылышлы, матур бизәлешле, текст һәм биремнәр белән тулыландырылган, видеодәресләре булган һәм:

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты,
  • Казан федераль университеты,
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
  • «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы,
  • Татарстан Республикасы Милли китапханәсе,
  • Татарстан Республикасы Милли музее,
  • Бөтендөнья татар конгрессы,
  • “Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге” ДБУ,
  • Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге белән берлектә электрон әсбаплар да чыгарабыз..

“Татар балалар нәшрияты” Идел буе балалар китабы базарында тираж белән генә түгел, “өстәмә чынбарлык” - рәсемнәрне “җанландыручы” технология белән дә алда бара (www.семьжемчужин.рф).

Безнең нәшриятта чыккан балалар китабыннан малай-кызлар әкият укып кына калмыйча, бүләк итеп бирелгән дисктан мультфильм да карый алалар.