Меню
Бестселлер

Татар, рус, чуваш, мари, мукшы, эрзя, удмурт телләрендә әкиятләр җыентыгы

«Татар балалар нәшрияты» - Идел буендагы эре балалар нәшрияты һәм ул Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының Федераль нәшриятлар исемлегенә керә.

Безнең вазифа

Балалар әдәбиятының гаять зур тәрбияви һәм мәгърифәтчелек потенциалын һәм заманча белем бирү технологияләрен кулланып, Идел буе территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү.

Безнең максат

Үсеп килүче буында үз халкының мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү, балаларны халык авыз иҗаты һәм милли әдәбиятның классик әсәрләре аша Идел буе халыкларының милли-мәдәни традицияләре белән таныштыру.

Без балалар туган илебездә, үзләренең туган телләрендә иң кызыклы, кирәкле, матур һәм файдалы китаплар чыгарылганына куанып үсеннәр дип эшлибез. Аларның үскәч үз халыкларының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклаучылар һәм дәвам итүчеләр булып җитешүе бик мөһим.

Безнең команда

Нәшрият коллективы – үз эшләренең осталары һәм иҗади карашлы тәҗрибәле белгечләр. Китаплар бастырып чыгару – безнең мавыга торган шөгылебез дә, яраткан эшебез дә.

Без үзебезнең китапларыбыз белән горурланабыз. «Татар балалар нәшрияты»нда чыккан балалар китаплары – алар югары сыйфатлы, гаҗәеп иллюстрацияләр урнаштырылган басмалар. Без һәр китапны күңел җылысы биреп эшлибез, чөнки алар балалар өчен.

Дәреслекләр
һәм уку әсбаплары

Китаплар Россия Фәннәр академиясенең фәнни һәм педагогик экспертизасын үтте һәм Федераль дәүләт мәгариф стандартларына тулысынча туры килә. Алар балаларны төрле милләт халыкларын берләштергән бөек Ватаныбызның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра.

Сүзлекләр
басма һәм электрон формаларда

Сүзлекләр һәм басма, һәм электрон төрләрдә эшләнгән, шуңа күрә алардан дөньяның теләсә кайсы почмагында файдаланып була. Сүзлектәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бирелгән мобиль кушымта, ягъни белем бирүче тавышландырылган уеннар телләр өйрәнүне күңелле шөгыльгә әйләндерә.

Телләр
Идел буе һәм дөнья халыклары

Туган телеңне яки чит телне әкиятләр аша өйрәнү күңелле һәм мавыктыргыч. Балалар китаплары төсле рәсемнәр белән бизәлгән һәм DVD-дисклардагы төрле телләрдә, шул исәптән Идел буе халыклары телләрендә дә “сөйләшүче” кызыклы мультфильмнар белән баетылган. Телләр белгән – илләр гизгән!

Мирас
тарихи шәхесләр һәм вакыйгалар

Россия – күпмилләтле дәүләт, 200дән артык халыкның уртак ватаны. Аларның һәркайсының күпгасырлык тарихы, үзенә генә хас булган мәдәнияте, гореф-гадәтләре, теле бар. Без борынгы әби-бабаларыбыз васыять итеп калдырган мирасны киләчәк буыннарга тапшырыр өчен саклыйбыз.

Көндәлекләр
укучыларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә нигезләнгән

Укучылар өчен мәдәни-белем бирү проектлары – мәдәният, тарих, яңа белемнәр дөньясына юлкүрсәткечләр алар. Бу порталларда укучылар үзләре хакында, мәдәни сәяхәтләре турында сөйли алалар, шулай ук кылган игелекле эшләре белән уртаклашырга, яңа дуслар табарга да мөмкинлекләре бар .

Юлкүрсәткечләре
Идел буе буйлап

Яныңда сиңа кирәкле мәгълүмат бирүче һәм борынгы шәһәрләрнең үткәне, бүгенгесе белән таныштыручы булу - Бөтендөнья мәдәни мирасы ядкәрләре, ягъни бөек шәһәрләр белән танышуны кызыклырак һәм файдалырак итәчәк.

ТАТАР БАЛАЛАР НӘШРИЯТЫ
китапларын кайдан сатып алырга

Казан шәһәре, Дренажная ур., 1 йорт

Китапларны tatbook.ru интернет-кибет аша сатып алырга була

Безнең белән элемтәгә керегез: +7 (843) 518-34-07