Татар теле. 4 сыйныф: беренче кисәк

Татар теле. 4 сыйныф: беренче кисәк

Дәреслек элек өйрәнгән сөйләм һәм грамматик структураларны дөрес куллану кагыйдәләре белән таныштыра. Укучылар “Минем дусларым”, “Безнең дүрт аяклы дусларыбыз”, “Минем туган ягым” һәм башка темаларга сүз байлыкларын арттырырлар. Күнегүләр һәм биремнәр алган белемне ныгытырга ярдәм итәр. Кирәк булганда, дәреслекнең соңгы битләрендәге татарча-русча сүзлектән файдаланырга була. Китапның бизәлешенә зур игътибар бирелгән – ачык төсләр белән аңлаешлы итеп бирелгән рәсемнәр материалларны нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм итәр.

“Күңелле татар теле” сериясеннән булган “Татар теле. 4 сыйныф: беренче кисәк” дәреслеге Россия Фәннәр Академиясенең педагогик һәм фәнни экспертизасын үтте һәм ул башлангыч гомуми белем бирү Федераль дәүләт стандартларына тулысынча туры килә.