Татар теле. 1 сыйныф

Татар теле. 1 сыйныф

Дәреслек еш кулланылучы сүзләрне үзләштерергә, гади җөмләләр төзергә өйрәнергә ярдәм итә. Биремнәр татарча сүзләрнең әйтелешен, язылышын һәм аларның тәрҗемәсен истә калдырырга булыша. Сез татар телендә үзегез, гаиләгез турында хикәяләр төзергә, “Кибеттә”, “Кунакта”, “Ел фасыллары” кебек гади темаларга сөйләшергә өйрәнерсез. Дәреслекнең соңгы битләрендә татарча-русча сүзлек бирелгән. Талантлы рәссам-иллюстраторлар ясаган рәсемнәр тел өйрәнүне кызыклырак һәм күңеллерәк итәр.

«Күңелле татар теле» сериясеннән булган “Татар теле. 1 сыйныф” дәреслеге Россия Фәннәр Академиясенең педагогик һәм фәнни экспертизасын үтте һәм ул башлангыч гомуми белем бирү Федераль дәүләт стандартларына тулысынча туры килә.