Мультимедияле интерактив уку әсбабы “Габдулла Тукай”

Мультимедияле интерактив уку әсбабы “Габдулла Тукай”

Уку-укыту әсбабында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай мирасы тупланган. Ул матур бизәлешле һәм классик татар шигъриятен яратучыларга бер дигән яхшы бүләк булачак. Әсбапка: татар, рус, инглиз телләрендә эшләнгән “Тукай” фильмы; татар, рус, инглиз телләрендә мәктәп программасына кертелгән 50 әсәр; татар, рус, инглиз телләрендә 14 мультфильм; “Кайгы-хәсрәт, күз яшьләре һәм мәхәббәт” дип аталган шигъри спектакль; татар, рус, инглиз телләрендә замандашларның 28 истәлеге; рус һәм татар телләрендә аудиоформатта 31 әсәр; татар телендә Г. Тукай шигырьләренә язылган 13 җыр; “Тукай образы” фотогалереясе; “Сибгат Хәким Тукай турында”дип аталган видеогалерея җыйналган.

Басма “Татармультфильм” иҗади берлеге белән берлектә чыгарылды.