Ганиев сүзлеге – беренче һәм иң тулы тавышландырылган русча-татарча электрон сүзлек. Аңа хәзерге рус теленең 30 меңнән артык сүзе кертелгән.Татар телен http://ganiev.org тавышландырылган онлайн сүзлек аша өйрәнү күп өстенлекләр бирә, шуларның иң мөһиме – теләсә кайсы вакытта, җир шарының теләсә кайсы урынында татар теленең фонетик үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге.

Онлайн сүзлек мәктәп укучыларына һәм интернет челтәрдән файдаланучы, татар телен өйрәнергә теләүче һәркемгә адресланган.