“Ф. Ә. Ганиевнең русча-татарча сүзлеге” мобиль кушымтасы

“Ф. Ә. Ганиевнең русча-татарча сүзлеге” мобиль кушымтасы

Белем бирү максатыннан iOS һәм Android платформалары өчен тавышлы итеп эшләнгән һәм сүзләрне “акыллы” эзләүче аша табып була торган мобиль кушымтага 30 меңнән артык сүз тупланган. Һәр сүзгә аның барлык лингвистик үзенчәлекләрен чагылдыручы мәгълүмат бирелә, болар: сүзнең язылышы, басымы, әйтелеше, грамматик формалары, мәгънәләре, синонимнары, антонимнары, паронимнары, аның фразеологизмда кулланылышы.

Русча-татарча сүзлек – танылган төрки телләр белгече Фуат Әшраф улы Ганиевнең күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе ул.