Татарстан һәм татар халкы тарихы. 5–6 сыйныфлар

Татарстан һәм татар халкы тарихы. 5–6 сыйныфлар

“Татарстан һәм татар халкы тарихы. 5-6 сыйныфлар” уку әсбабы укучыларны Татарстан тарихының таш гасырдан башланган чоры белән таныштыра. Балалар бүгенге Татарстан территориясендә яшәгән кешеләр тормышы, борынгы халыкларның һәм аларның мәдәниятләренең ничек үсүе һәм аларга нинди вакыйгалар тәэсир итүе хакында беләчәкләр. Әсбап укучылар үзләштерә алырлык формада, алган белемне яхшырак үзләштерү өчен практик биремнәре һәм сораулары бар. Китапның һәр битенә урнаштырылган рәсемнәр; кызыклы тарихи фактлар; хезмәтләре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән тарихчылар, елъязмачылар һәм галимнәрнең борынгы вакыйгаларны сурәтләгән язмалары әсбапның кыйммәтен тагын да арттыра. Китапның соңгы битләрендә Татарстан тарихының мөһим даталары, тарихи шәхесләр һәм төшенчәләр исемлеге бирелгән. Болар барысы бергә туган як тарихын балаларга якынрак һәм аңлаешлырак итә, аларда тарих фәненә карата кызыксыну уята.

Уку әсбабының рус һәм татар телләрендәге басмалары бар.