Татар теле. 9 сыйныф

Татар теле. 9 сыйныф

Дәреслек укучыларны катлаулы кушма җөмләләр һәм иярченле кушма җөмләләр синтаксисы белән таныштыра. Дәреслектә”Без Татарстанда яшибез”, “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” кебек темаларны үз эченә алган сөйләм теле, уку һәм язу дәресләре бирелгән. Дәреслек уку-укыту материалларының эзлекле рәвештә булуы, дәреснең яхшырак үзләштерелүенә ярдәм итүче практик биремнәрнең уйланылган системада бирелүе, басма сыйфаты һәм эчке бизәлеше белән аерылып тора.

“Күңелле татар теле” сериясеннән булган “Татар теле. 9 сыйныф” дәреслеге Россия Фәннәр Академиясенең педагогик һәм фәнни экспертизасын үтте һәм ул төп гомуми белем бирү Федераль дәүләт стандартларына тулысынча туры килә.