“Укучының мәдәни көндәлеге”мәдәни-белем бирү басмасы
“Көндәлек” уку барышын мавыктыргычрак һәм кызыклырак итә. Мәдәни һәм истәлекле урыннарга барып кайткач, укучылар “Көндәлеккә” махсус билгеләр куялар һәм бу аларга кызыклы очрашулар һәм вакыйгаларны хәтерләтеп тору белән беррәттән, бәйгеләрдә җиңәргә дә ярдәм итә. “Татармультфильм” берләшмәсе белән берлектә чыгарылган бу басма беренче сыйныфлардан башлап, туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә кыйммәтле белем чыганагы булып тора. Анда Татарстанның танылган һәм артык танылмаган истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирелгән. Проектның максаты – укучыны илнең мәдәни командасына җәлеп итү, туган якның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру һәм аның танып белү эшчәнлегенә тәэсир итү. 2016/2017 уку елында проектта 168 меңнән артык башлангыч мәктәп укучысы катнашкан.
Татарстан Республикасы Президенты яклавында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы, татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче “Укучының мәдәни көндәлеге” – Татарстанның әһәмиятле мәдәни-белем бирү проекты ул.