“Укучының иминлек көндәлеге”белем бирү басмасы

“Укучының иминлек көндәлеге”белем бирү басмасы

“Укучының иминлек көндәлеге” - белем бирү максатыннан эшләнгән басма, һәм ул чит планетадан махсус миссия белән Җиргә килгән кечкенә Снуркның маҗаралары турындагы мавыктыргыч комикслардан тора. Укучылар комикс геройлары белән бергә төп юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышалар, юлларда үзеңне куркынычсыз тотарга һәм аларны биремнәр ярдәмендә төрле очракларда гамәлдә кулланырга өйрәнәләр. http://sakla.ru сайтына теркәлеп, кулланучы үзенең блогын булдыра, дуслары белән яңалыкларын уртаклаша һәм бәйгеләрдә катнаша ала.

2017– 2018 уку елларында “Укучының иминлек көндәлеге” белем бирү һәм тәрбия проектында катнашучылар Татарстан Республикасының 38 мең 5нче сыйныф укучысы булачак.