“Игелекле эшләр көндәлеге” порталы

“Игелекле эшләр көндәлеге” порталы

http://дневникдобрыхдел.рф мәдәни-белем бирү порталы – “Игелекле эшләр көндәлеге”нең аерылгысыз бер өлеше, һәм ул балалар социаль челтәренә тоташу мөмкинлеге бирә. Онлайн-ресурска түбәндәгеләр керә: теркәлүченең игелекле эшләре турындагы мәгълүматларын, фото һәм видеоматериалларын урнаштыра ала торган блог; мәктәптә, районда, Казанда булачак чаралар турында мәгълүмат; сыйныф яки мәктәп белән, я үзең генә катнашырга мөмкин булган бәйгеләр.

2016–2017 уку елында http://дневникдобрыхдел.рф сайтына 670 меңнән артык керү булган, 11 меңнән күбрәк үзенчәлекле кулланучы булуы теркәлгән. Балалар өчен оештырылган 46 бәйгедә 3 меңнән артык укучы катнашкан һәм 100дән артык бала бәйгедә җиңеп чыккан һәм бүләкләргә ия булган. 2017/2018 уку елында проектта Казанның 15 мең беренче сыйныф укучысы катнашкан.