Дәреслекләрнең электрон формасына интернет-платформа

Дәреслекләрнең электрон формасына интернет-платформа

Ebook.tatar (http://ebook.tatar) бердәм белем бирү интернет-платформасында “Татарстан мирасы” һәм “Татарстан һәм татар халкы тарихы” уку әсбаплары линейкаларының татар һәм рус телләрендә электрон формалары тәкъдим ителгән. Электрон уку әсбаплары өстәмә белешмә материаллар (контур һәм тарихи карталар, тарихи шәхесләр, даталар, төшенчәләр исемлеге), шулай ук материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итүче һәм укучы үзе теләгән вакытта өйрәнә алучы видеодәресләр белән баетылган.

Дәреслекләрнең электрон формасы өчен булган интернет платформада мәгълүматны кызыксынучан яхшы укучылар гына түгел, укуда бераз артта калучылар да нәтиҗәле кабул итә алырлык интерактив биремнәр бар.