“Койрыклар” әдәби-анимацион басма

“Койрыклар” әдәби-анимацион басма

Татар әдәбияты классигы Абдулла Алишның әкиятләре – мәрхәмәтлелеккә чакыручы, тылсымлы, тирән мәгънәле һәм акыллы зирәк балаларны кызыксындырырлык вакыйгалар. “Койрыклар” дип аталган гаҗәеп әкият-мәсәл – шуларның бесе. Борын-борын заманда хайваннарның койрыклары булмаган. Ә бервакыт алар үзләренә койрык алырга булганнар. Ничек итеп төлкенең койрыгы озын һәм йөнтәс, филнеке кыска һәм нәзек булуын, ә ни өчен куянның койрыгы шулай бик кечкенә калуын сез китапны укып яки китап тышлыгына урнаштырылган DVD-дисктагы мультфильмнан карап белә аласыз.

Әкиятне татар һәм рус телләрендә укырга һәм карарга була.