“Мирас угы”инновацион тарихи-мәдәни басма

“Мирас угы”инновацион тарихи-мәдәни басма

“Мирас угы” басма китабы – яңа буын проекты, ул мавыктыргыч уен формасында укучыларны туган як тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра. Китапны укучы Роман белән Зөләйхага ияреп, маҗаралы сәяхәт кылыр, Татарстан мирасының тарихи урыннары: Казан Кремле, Шайтан каласы, Аждаһа тавы, Изге Болгар, Зөя утрау-шәһәре турында кызыклы мәгълүматлар алыр. Китапта күрсәтелгән http://strela.tatar. сайты интерактив мөмкинлекләр бирә. Монда викторинада катнашырга, “Мирас угы”сериалын карарга, фикерләреңне язып җибәрергә һәм китапның fb2, PDF форматларын, аудио, субтитрлы, сурдопереводлы версияләрен йөкләтергә була.

Китап “Татармультфильм” берләшмәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәмендә татар, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыкты. Китапның уникаль булуы тарихчылар, музей хезмәткәрләре, мәдәният эшлеклеләре бәяләмәсендә билгеләп үтелде.