“Җиде энҗе бөртеге” мобиль кушымталы инновацион басма

“Җиде энҗе бөртеге” мобиль кушымталы инновацион басма

Сез маҗаралар яратасызмы? Татар халкының тарихын яхшырак беләсегез киләме? “Җиде энҗе бөртеге” дөньясына рәхим итегез! Бу – беренче карашка гади булып тоелган әйберләрдә гаҗәеп ачышлар яшеренеп ятуы турындагы мавыктыргыч вакыйга. Биредә әкият чынбарлык белән бергә үрелә. Гади генә түгел, ә өстәмә чынбарлык белән. “Җиде энҗе бөртеге” мобиль кушымтасы смартфон ярдәмендә китаптагы рәсемнәрне “җанландыра”: чүкеч сандалга суга, мичтә ризык пешә, ә мендәрдәге чәчәкләр ачылып, талгын көгә бии башлый. Кушымтаны http://семьжемчужин.рф. сайты аша йөкләтергә була.

Китап өч телдә (татар, рус, инглиз) эшләнгән, мобиль кушымта, өстәл уены белән тулыландырылган, һәм һәрвакыттагыча, сез тышлыкта сөенче-бүләк – Роман белән Зөләйханың маҗаралары турында тулы метражлы мультфильм табарсыз.