Г. Тукай. “Шүрәле” әдәби-анимацион басма

Г. Тукай. “Шүрәле” әдәби-анимацион басма

Габдулла Тукайны һәм аның шигырьләрен Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә беләләр. Безнең әбиләребез һәм бабайларыбыз, әтиләребез һәм әниләребез Тукайның поэмаларын кечкенәдән белгәннәр, аларны мәктәптә өйрәнгәннәр, аның шигырьләренә язылган җырларны тыңлаганнар. Ә хәзер аларны безнең балаларыбыз өйрәнә. “Шүрәле” – Тукайның халык иң күп яратып укый торган поэмасы. Ахмак Шүрәле һәм тапкыр Урман кисүче турындагы бу әкиятне сез дә балагызга укыгыз. Махсус сезнең өчен тышлыкка сөенче-бүләк – мультфильм урнаштырылган.

Китап та, мультфильм да татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.