“Җиде энҗе бөртеге”сайты
“Җиде энҗе бөртеге”сайты
Балаларга таныш геройлар Роман белән Зөләйха әкияти маҗараларында бу юлы татар халкына хас холык-сыйфатларның җиде символында сакланучы җиде серне ачалар. http://семьжемчужин.рф сайтына кереп, өстәмә чынбарлык белән баетылган “Җиде энҗе бөртеге” мобиль кушымтасын смартфон яки планшетка йөкләтергә, рәсемнәрне “җанландырырга”, конкурста катнашырга һәм призлар алырга була.
Сайтта Роман белән Зөләйханың маҗаралары турындагы китапны укып, үзеңнең хис-тойгыларың белән уртаклашып кына калмыйча, бу геройлар катнашындагы “Мирас угы” мультфильмын татар һәм рус телләрендә карарга да була.