“Идел буе батырлары”сайты
“Идел буе батырлары”сайты
http://волжскиебогатыри.рф сайтында Идел буеның әкият батырлары турында татар, рус, чуваш, мари, мукшы, эрзә һәм удмурт телләрендә укырга, шулай ук үзеңә ошаган әкият һәм мультфильмнарны йөкләтергә була.
Батырлар образында Идел буе халыкларының милли-мәдәни байлыгы, рухи бердәмлеге чагылдырыла. “Идел буе батырлары” проекты гасырлар дәвамында барлыкка килгән әдәп-әхлак кагыйдәләре нигезендә балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияли, бала аңында башка халыкларга карата дустанә мөнәсәбәт, ватанпәрвәрлек, кешелеклелек, гаделлек сыйфатларының ныгып урнашуына ярдәм итә.