«Йаван-паттар» чуваш әкияте
«Йаван-паттар» чуваш әкияте
Ачык һәм якты төсләр кулланып, гаҗәеп матур рәсемнәр белән бизәлгән бу әкият китабы балаларны да, зурларны да битараф калдырмас. Чуваш халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Иван батыр”да сүз игелекле һәм кыю солдат Иванның маҗаралары турында бара. Ул күп каршылыклар һәм сынаулар, мәкерлек һәм хыянәт аша үтеп, явыз көчләрне җиңеп чыга һәм гүзәл Патша Кызын, Патшаны һәм патшалыкны коткара. Бу эшендә аңа Кояш үзе булыша. Чуваш халкы игелеклелек һәм яктылыкның һәрчак өстен чыгуы турында юкка гына әйтмәгән шул.
Балалар әкиятне татар рус һәм чуваш телләрендә укый алалар. Өстәвенә, китапның арткы тышлыгына беркетеп куелган дисктан шушы әкият буенча төшерелгән кызыклы мультфильмны да карый алалар.