“Идел буе батырлары” әдәби-анимацион басма
Әдәби-анимацион этномилли басма Идел буе халыкларының фольклорына нигезләнгән һәм аның 17 телдәге версияләре бар. Китап искиткеч матур бизәлешле һәм анда Идел буенда яшәүче төрле халыкларның әкиятләре урын алган: татар халык әкияте “Камыр батыр”, рус халык әкияте “Вольга”, чуваш халык әкияте “Иван батыр”, мари халык әкияте “Маршан”, мордва халык әкияте “Сабан”, һәм удмурт халык әкияте “Селта”. Батырлар турындагы әкиятләрне балалар да, зурлар да яратып укый. Аларда әби-бабаларыбызның хикмәтле зирәклеге һәм абруе, мәрхәмәтлелек һәм гаделлекнең явызлык һәм астыртынлыктан өстен чыгуы сурәтләнә. Үзләренең батырлыклары белән геройлар балаларга яхшылыкны явызлыктан, хаклыкны ялганнан аерырга, гадел һәм кыю булырга өйрәтәләр. Идел буе батырлары турындагы бу тылсымлы китап һәм мультфильмнар баланы гаҗәеп халык әкиятләре иленә алып керер, ә алар аша бала күрше булып яшәүче халыкларның мәдәниятләрен яхшырак аңлый башлар.
“Идел буе батырлары” китабын эшләүдә Татарстан, Удмурт, Чуваш, Мордва һәм Мари Республикасы филологлары, туган якны өйрәнүчеләре, этнографлары, Татарстан халыклары Ассамблеясе белгечләре катнашты.