Мәктәпләр өчен “Татар иле” электрон энциклопедиясе

Мәктәпләр өчен “Татар иле” электрон энциклопедиясе

Мәктәпләр өчен булган электрон энциклопедия http://tatarile.tatar сайтында урнашкан, мәктәп программасының этнорегиональ бүлекләре: Татарстан һәм татар халкы тарихы, Татарстан Республикасының физик һәм икътисади географиясе, татар музыкасы һәм тасвирый сәнгате, халык иҗаты, татар теле һәм әдәбиятына багышланган. Мәктәпләр өчен булган электрон энциклопедия Татарстан Республикасының тарихын, мәдәниятен, табигатен өйрәнү буенча укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар өчен белешмәлек һәм белем базасы булып тора.

Проектның портнерлары: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Татмедиа», Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстан Республикасының Милли музее, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге.